Газета "Балтач таннары" I Башкортостан107 подписчиковПодписатьсяЗур әниләр икмәкне ничек пешергәнОнны алдан иләп куймаска, вакыты җиткәч иләнгән он кислородка туенган була, шуңа ул йомшак булып пешәчәк.2 стакан арыш онын иләп, 25 грамм чүпрә салынган 1 литр җылымса су белән яхшылап болгатырга. 3-4 сәгать ачытыр өчен бу кирәк.Апара әзер булгач, иләнгән югары сортлы бодай оны, 3 аш кашыгы үсемлек мае, өйми 1 аш кашыгы тоз салып камыр басырга. Камыр уртача йомшак булырга тиеш. “Пыш” иткән тавыш чыга башлаганчы камырны сулый башлаганчы басарга кирәк.Табага салып бераз күперткәч, өстенә җылымса су бөркәргә кирәк һәм кызган духовкага тыгарга. Якынча 1 сәгать15 минут-1 сәгать 30 минут вакыты эчендә икмәк пешеп чыгачак. Тәмле булсын.Около минуты7 апреля 2024