106 подписчиков
Дроннар һөҗүме кайчан тәмамланачак?
Дума депутаты Андрей Картаполов шул хакта фикерен уртаклашкан.
2 апрель иртәсендә Алабуга ирекле икътисади зонасына һәм Түбән Каманың «Танеко» нефть эшкәртү заводына дроннар һөҗүме теркәлде. 12 кеше яраланган, алар барысы да студентлар, 17 яшьлекләр дә, чит ил гражданнары да бар. Украина бу һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә алды.
Дәүләт Думасының Оборона буенча комитеты җитәкчесе Андрей Картаполов Алабугага дроннар һөҗүме турында фикерен әйтте. Аның сүзләренчә, очкычлар Украинадан җибәрелгән, һәм алар күбрәк җиңел самолетка охшаш. «Алар пилот белән булганмы, юкмы икәнен ачыклыйсы калды», – диде ул.
Около минуты
3 апреля 2024