645 подписчиков
Бүген 5 нче апрель көнне Кайбыч районы мөхтәсибе Дамир хәзрәт Кече Кайбыч авылы мәхәлләсенә җомга намазын үткәрергә барды һәм имам-хатыйб вазыйфалары турында вәгазь сөйләде.
Җомга намазыннан соң Дамир хәзрәт катнашында Кече Кайбыч авылы мәхәлләсенә имам-хатыйб сайлау җыелышы булды. Җомга намазына йөрүче авыл ак-сакаллары бер тавыштан Кече Кайбыч авылы мәхәлләсенә имам-хатыйб итеп Гайнуллин Алмаз Сәлимулла улын ә аның беренче ярдәмчесе итеп Сунгатов Илшат Казыйхан улын сайлап куйдылар.
Район мөхтәсибе Дамир хәзрәт яңа сайланган Алмаз хәзрәткә Кече Кайбыч авылы мәхәлләсендә озак еллар гаделлек, сабырлык һәм намус белән хезмәт итүен теләп калды.
Около минуты
5 апреля 2024