Газета "Балтач таннары" I Башкортостан107 подписчиковПодписатьсяУразай авылында матәм митингы үттеМахсус хәрби операция зонасында якташыбыз Шәрипов Радик Фидәрис улы һәлак булды. Уразай авылының булдыклы егетенең фашизмның таралуына каршы көрәшкәндә гомере өзелде. Газим Талипов фотолары-сайтта.Матәм митингына Уразай авылында, гаиләсе яшәгән йортка аны ихтирам иткән якташлары, яраткан якыннары, авылдашлары җыелды."Шәрипов Радик Фидәрис улы 1992 елның 20нче сентябрендә Балтач районының Иске Балтач авылында туа. Радик гаиләдә икенче бала була. Ихтыярлы, максатчан һәм актив малай булып үсә. Аның әтисе иртә вафат була, шуңа күрә Радикка балачакта ук үз өстенә зур җаваплылык алырга туры килә. Ул әнисенең алыштыргысыз ярдәмчесе була. Балтач 87нче авыл хуҗалыгы һөнәрчелек училищесына укырга керә. Агымдагы елның гыйнварында Радик контрактка кул куя һәм махсус хәрби операция зонасына үз теләге белән китә. Анда штурм взводының ут ярдәме бүлегендә гранатометчы булып хезмәт итә. 26нчы февральдә Донбасста хәрби биремне үтәгәндә һәлак була.Около минуты28 марта 2024