Найти в Дзене

Богдан авылы халкы ифтар мәҗлесенә җыелды

Богдан авылы "Дуслык" мәчетендә күркәм ифтар мәҗлесе узды. Киң күңелле авылдашлар көче белән әзерләнгән мул табыннар артына ураза тотучылар, дин кардәшләребез җыелды, сый-нигъмәтләр белән сыйланды. Илләребезнең тынычлануын теләп догалар укылды.
"Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, эшләгән игелекләребезне һәм нурлы Рамазан аенда кылган догаларыбызны кабул итсен. Бергә очрашып матур теләкләрдә бәрәкәтле тормышларда яшәвебезне телик", - диде Ифтар ашын оештыручы Венария апа Әминова.
Богдан авылы халкы ифтар мәҗлесенә җыелды Богдан авылы "Дуслык" мәчетендә күркәм ифтар мәҗлесе узды.
Около минуты