Найти тему

10 айлык сабыйга прививка ясарга ярамаганмени?

Сабый прививкадан соң вафат булган.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре Санкт-Петербург шәһәренең Фрунзе районында 10 айлык малайның үлеме сәбәпләрен ачыклый. Сабый прививка ясаганнан соң вафат булган, дип яза “Фонтанка”.
10 айлык малай – Үзбәкстаннан килгән гаилә парының өченче баласы. Әти-әниләре әйтүенчә, 17 мартта аңа шәхси клиникада полиомиелиттан прививка ясаганнар. Икенче көнне баланың тән температурасы күтәрелгән, ашаудан ваз кичкән. “Ашыгыч ярдәм” машинасы чакыртканнар. Табиблар температурасын төшерү өчен укол ясаган. Көндез исә малайны педиатр караган. Әтисе әйтүенчә, 23 мартта малайга янә “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга туры килгән: чөнки тагын температурасы күтәрелгән. Бу юлы да медиклар укол ясап киткән.
10 айлык сабыйга прививка ясарга ярамаганмени? Сабый прививкадан соң вафат булган.
Около минуты