Найти тему

Театрда уйнау күптәнге хыялы булган

Илза Шайбәкова 2022нче елдан башлап Нөркә халык театрында сәнгать куючысы булып эшли.
—Электән үк сәхнәгә чыгасым килә иде. Светлана апа Вәлиева яшь чагымда сәхнәгә чыгарган иде. Тик, хезмәт юлым тәүдә полиграфия хезмәте, аннары балалар бакчасына бәйле булу сәбәпле, урау юллар белән театрга соңлабрак килергә туры килде, — ди мәкаләм герое.
Менә ике ел инде остазлары, Светлана һәм Кадим Вәлиевлар күтәргән халык театры эшен сүндерми, аңа яңарыш өстәп дәвам иттерә ул. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Әнгам Атнабаевның “Ана хөкеме” драмасын сәхнәләштергәннәр. Авыллашлары алдында чыгыш ясаганнар. Тиздән шул әсәр белән зона конкурсында катнашачаклар. Театр репертуарында У. Галиевның “Тау артында тал елый”драмасы өстәлгән.
Театрда уйнау күптәнге хыялы булган Илза Шайбәкова 2022нче елдан башлап Нөркә халык театрында сәнгать куючысы булып эшли. —Электән үк сәхнәгә чыгасым килә иде.
Около минуты