Найти тему

Танылган блогерлар аерылыша ди

Нәрсә җитмәде икән?
Танылган блогерлар – Валерия һәм Артем Чекалиннар аерылыша. Салым түләмәүгә бәйле күңелсез хәлләр гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләргә дә кире йогынты ясамый калмаган, күрәсең. Дәүләткә әҗәтләрен түләүгә, аларның тормыш юллары аерылган, дип яза “Starhit”. 15 мартта Валерия аерылышу өчен документлар тапшырган. Суд мәгълүматларына караганда, Чекалиннар балаларын һәм мөлкәтләрен бүлешми. Тату гына аерылышуны хуп күргәннәр, димәк. Хәер, Валерия белән Артем татуланышырга да мөмкин әле: барысын да тагын бер кат төптән уйлау өчен аларга бер ай вакыт бирелгән. Юкса танылган блогерлар әле узган ел ахырында гына бергә төшкән кадрлар белән бүлешеп, интервьюлар өләшкән иде. Шуннан соң нәрсә булганы билгесез.
Танылган блогерлар аерылыша ди Нәрсә җитмәде икән? Танылган блогерлар – Валерия һәм Артем Чекалиннар аерылыша.
Около минуты