Найти тему

Сөйгән кызының чәчен кырып алган, борынын, яңагын сындырган...

Көнче егеткә ни җитмәгән?
Ульяновскида яшәүче егет сөйгән кызын кыйнаган, чәченең бер өлешен кырып алган. Кыз бала әле мәктәптә 9нчы сыйныфта укый. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр иткән.
Әлеге хәл 20 мартта Карбышев урамындагы йорттагы бер фатирда була.
«Егет исерек килеш кызны йодрыклары белән кыйный, аннары чәчләренең бер өлешен кырып ала», – дигән канал чыганагы.
Икенче көнне кызның хәле китә, ул хастаханәгә бара. Табиблар аның борыны һәм яңак сөяге сынуын ачыклый, имгәнгән урыннары да күп була.
Кызны хастаханәгә салалар. Хокук саклаучылар тикшерү башлый. Җинаять эше ачу мәсьәләсе хәл ителә, диелә хәбәрдә.
Сөйгән кызының чәчен кырып алган, борынын, яңагын сындырган... Көнче егеткә ни җитмәгән? Ульяновскида яшәүче егет сөйгән кызын кыйнаган, чәченең бер өлешен кырып алган.
Около минуты