Найти тему

Шахтада калган Башкортстан вахтачыларының язмышы турында өметле хәбәрләр юкмы?

Бүген җиденче көн бит инде...
Разведка “Пионер” руднигының су астында калуы ихтималлыгын күрсәткән.
Скважина аша разведка күрсәткәнчә, биш Башкортстан кешесе җимерекләр астында калган Амур өлкәсендәге «Пионер» руднигының су астында калган булуы ихитимал. Бу хакта ТАСС агентлыгы чыганакка сылтама белән хәбәр итә. Әңгәмәдәш мәгълүматның 153 метр тирәнлектәге торышы буенча актуаль булуын билгеләп үткән.
Амур өлкәсе хакимияте эзләү-коткару эшләре әле дә дәвам итә, дип хәбәр итә. Авыр шахта өстендә көчле насос урнаштыру өчен керү юллары әзерләнә. Зыян күрүчеләрнең туганнары белән психологлар эшли.
Шахтада калган Башкортстан вахтачыларының язмышы турында өметле хәбәрләр юкмы? Бүген җиденче көн бит инде... Разведка “Пионер” руднигының су астында калуы ихтималлыгын күрсәткән.
Около минуты