Найти тему

Ришат Төхвәтуллин "Крокус Сити Холл" да булган теракт аркасында үзенең концертларын гамәлдән чыгарган

Башкортстан җырчысы Ришат Төхвәтуллин Мәскәү янындагы «Крокус Сити Холл»да булган теракт аркасында үзенең концертларын гамәлдән чыгару турында хәбәр иткән.
Башкаручы бу вакыйганы шәхси фаҗига итеп кабул итүен әйткән.
“Кичәге көннән башлап бөтен уйлар диярлек бу коточкыч вакыйга турында гына. Без бүген Мәскәүгә очарга тиеш идек, әмма концертларыбыз туктатылды. Бөтен Ватаныбыз шундый коточкыч вакыйгалар кичергәндә, бернинди концертлар турында да сүз бара алмый. Без үзебезнең 30 яшебезне бу залда, «Крокус Сити Холл» да үткәрдек, бу да безне читләтеп үтми. Барыбыз да кайгырабыз. Бу дөнья кая бара? Аллаһы безне сакласын, һәркемгә сәламәтлек, озын гомер, тынычлык телим. Киләчәгебез, балаларыбыз өчен борчылам”, - дигән Ришат Төхвәтуллин.
Ришат Төхвәтуллин "Крокус Сити Холл" да булган теракт аркасында үзенең концертларын гамәлдән чыгарган Башкортстан җырчысы Ришат Төхвәтуллин Мәскәү янындагы «Крокус Сити Холл»да булган теракт аркасында
Около минуты