107 подписчиков
«Крокус»та һәлак булганнар саны арткан
Тикшерү комитеты белдерүенчә, аларның саны 137 кешегә җиткән.
Россиянең Тикшерү комитеты Телеграмдагы каналында соңгы мәгълүматларны китергән. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр һәм криминалистлар 22 мартта теракт булган «Крокус Сити Холл»да үз эшләрен дәвам итә. Үлүчеләрнең шәхесләрен ачыклау эше шулай ук дәвам итә. Хәзерге вакытта 137 кешенең гәүдәсе табылган. Аларның өчесе — балалар. Әлегә 62 кешенең кем булуы ачыкланган. Шул ук вакытта «Крокус Сити Холл»да зыян күргән 32 кешенең хәле яхшырган, алар станционарлардан чыгарылган.
Около минуты
25 марта 2024