Найти тему

Әтиең капут, печәнең дә капут!

Танып елгасы буендагы хәл
Бу вакыйгадан соң күп еллар узган, сулар аккан, ул вакыйганың күп шаһитлары якты дөньядан киткән. Тик төп герое Әминә апаның йөрәген әрнеткән, үзе сөйләп калдырган гыйбрәтле хәл генә һаман ак кәгазь битләренә күчә алмый, хәтердә сакланган.
Йөгерек Танып елгасы буенда җыйнак кына утырган авылдагы фронтовик Тимерхан белән Гомәр гаиләсе бик тату, аралашып көн итә. Икесе дә авылда дәрәҗәле кешеләр, гаиләлеләр. Тимерхан парторг, Гомәр авыл мәктәбендә директор. Ике гаиләдә дә өчәр бала үсә. Тимерханда өч малай, Гомәрдә өч кыз канат ныгыта. Гаилә дуслары мал асрап, йорт төзеп чыгып, дәверенә күрә хәлле генә тормыш көтә. Кичләрен бер-берсенә кич утырырга йөрешәләр, авылны күтәрү турында сөйләшәләр... Өлкән балалар мәктәпне тәмамлап югары уку йортына укырга керәләр. Уфадагы ике югары мәктәптә укыган Фиалка белән Рәҗәпнең дуслыгы мәхәббәткә үрелә. “Мин сине башкага бирмим. Укуны бетерү белән соратып киләм,”— ди Рәҗәп.
Әтиең капут, печәнең дә капут! Танып елгасы буендагы хәл Бу вакыйгадан соң күп еллар узган, сулар аккан, ул вакыйганың күп шаһитлары якты дөньядан киткән.
Около минуты