106 подписчиков
Башкортстанда көчле җил көтелә!
Сак булыгыз дип искәртә махсус хезмәт хезмәткәрләре.
Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җилнең 20 м/с кадәр көчәйүе турында кисәтә.
Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Гидрометүзәк фаразына сылтама ясап, гражданнарны һава шартларының начарлануы турында кисәтә. Мәсәлән, бүген, 4 апрельдә төбәк буенча урыны белән көньяктан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе көтелә. Һава температурасы +9,+14° тәшкил итәчәк.
Су басу куркынычы янаган районнарда (авылларда) хәлнең кискенләшүе дә ихтимал. Сак булыгыз!
Около минуты
4 апреля 2024