107 подписчиков
Башкортстан халкы узган тәүлектә аферистлар гамәленнән 5 миллион сумнан артык зыян күргән
Республика эчке эшләр органнарының дежур частьләренә гомуми җинаятьчелеккә бәйле 23 хәбәр килгән.
Уфа шәһәре буенча 8 нче полиция бүлегенә шәһәрнең бер мәгариф учреждениесенең 45 яшьлек хезмәткәре алдау турында гариза белән мөрәҗәгать итте. Мессенджерларның берсендә ир-атка мобиль оператордан шалтыратканнар. Ялган белгеч хәбәр иткәнчә, кулланучының абонент номерының гамәлдә булу вакыты тиздән тәмамлана һәм аны озайтырга кирәк.
Аннары банк һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләреннән шалтыратулар килгән. Алар гариза бирүчегә мәгълүматлар чыгуы турында хәбәр итә һәм аның банк счетында шикле операцияләр турында сөйли.
Около минуты
3 апреля 2024