107 подписчиков
Эшкуарлар очрашуы узачак
9нчы апрельдә, Иске Балтачта, Мишкә, Тәтешле һәм Балтач районнары эшкуарларына дәүләт ярдәме чаралары төрләре буенча мәгълүмати-консультация чарасы узачак. Ул "Кече һәм урта эшкуарлык" милли проекты кысаларында оештырыла.
Очрашуны Уфа шәһәренең "Мой бизнес" үзәгенең аерымланган бүлекчәсе җитәкчесе Полина Краснослободцева үткәрәчәк. Түгәрәк өстәл кысаларында бизнеска дәүләт ярдәменең гамәлдәге төрләре, аларны алу ысуллары, Үзәкнең планлаштырылган белем бирү чаралары турында сөйләячәк.
Башлана: 10:00 сәг.
Адрес: Иске Балтач авылы, Совет урамы, 29 йорт.
Около минуты
5 апреля 2024