107 подписчиков
Югары Янактайда маскировкалау челтәрләре үрәләр
Авылда яшәүче хатын-кызларга Виолетта Валиуллина маскировка челтәрләрен үрүгә кушылырга тәкъдим итеп үзе мастер-класс үткәрде.
Бүген безгә махсус операция зонасындагы якташларыбызга ярдәм итүдә бер зур бердәм команда булу мөһим. Виолетта Владимировна маскировка челтәрләрен үрүгә кушылырга тәкъдим иттте. Без аның чакыруын шатланып кабул иттек. Ул безгә мастер-класс үткәреп, челтәрләрне ничек сыйфатлы итеп үрергә икәнен күрсәтте. Һәр бәйләнгән кисәккә хатын-кызлар аерым мәгънә салалар. Чөнки бу кемнеңдер гомерен саклап калу, дошманнан сугышчыны исән-сау саклап калу мөмкинлеге дә, ди югары янактайлылар.
Около минуты
21 марта 2024