Найти тему

Көмьязы авылында нәниләр биеп үсәләр

Гөлнара Солтанова җитәкчелегендәге бию төркемнәрендә шөгыльләнгән биючеләрнең адымнары ышанычлы.
8 мартта яшь биючеләр әниләргә бәйрәм оештырдылар.
Иске Балтач авылындагы балалар иҗаты үзәгендәге “Акварель Danse” берләшмәсенең җитәкчесе ул, Гөлнара Солтанова. Әлеге вакытта 2 төркем шөгыльләнә : "Малыши" белән мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм кече сыйныф укучылары шөгыльләнә (иң кечкенәсенә 3 яшь, ул абыйсы белән бергә йөри).
—"Акварельләр" дә 4 нче сыйныфтан 7 нче сыйныфка кадәр укучылар шөгыльләнә. Быел 3 бию куелды. Беренчесе уртак вальс биюе, нәниләр өчен “Добюрый жук” полькасы, өлкәннәр еврей биюен биеделәр. Хәзер кечеләргә диңгезчеләр биюен куябыз, өлкәннәр дә яңа бию өйрәнәләр, әмма исемен әлегә ачмыйм. Бию бик кызыклы килеп чыгарга тиеш, балаларга бик ошый, — ди Гөлнара Гомәр кызы.
Көмьязы авылында нәниләр биеп үсәләр Гөлнара Солтанова җитәкчелегендәге бию төркемнәрендә шөгыльләнгән биючеләрнең адымнары ышанычлы. 8 мартта яшь биючеләр әниләргә бәйрәм оештырдылар.
Около минуты