107 подписчиков
Кашшаф Ямалетдинов Балтачтагы социаль приютка хәйрия ярдәме күрсәтте
Югары Карыш авылындагы социаль приютка БРның Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты, “Танып санаторие” җәмгыяте генераль директоры Кашшаф Ямалетдинов зур ярдәм күрсәтте.
Балтач районындагы балалар һәм үсмерләр өчен социаль приют бүлекчәсе мөдире Ләйсән Бәдриева сөйли:
—Кашшаф Сәйфитович безнең яшәү, көнкүреш шартларыбыз белән кызыксынып тора. Кирәк чакта ярдәм кулы суза. Узган елның көз аенда приютны эчәр су белән тәэмин итте — скважина бораулатты. Яңа ел бәйрәменә зур бүләкләр ясады. Күптән түгел янә безне сөендерде. Приютка шкаф, тумбочкалар, өстәл, урындыклар, постель комплектлары (юрган, мендәрләр), тәрәзә пәрдәләре бирде. Приют эче күркәмләнеп китте. Үзебез, тәрбияләнүче балалар, үсмерләр турында шундый хәстәрлек күргәне өчен хөрмәтле Кашшаф Сәйфитовичка бик рәхмәтлебез.
Около минуты
19 марта 2024