108 подписчиков
Балтачта Владимир Путин өчен 12537 сайлаучы тавыш биргән, бу 94,36 процент тәшкил итә
Районда ил президентын сайлаулар тыныч шартларда башланып, бер төрле бозуларсыз, шикаятьләрсез дәвам итеп, шулай тәмамланды.
Район территориясендә булдырылган барлык 39 сайлау участогында 15 мартта, 8.00 сәгатьтә тавыш бирү башланып, ул 17 мартка кадәр дәвам итте.
Һәр сайлау участогында күзәтүчеләр, блогерлар, волонтёрлар, хокук саклау хезмәткәрләре эшләде. Ил президентын сайлауларның өч көн буе дәвам итүе сайлаучылар өчен уңайлы булды. Һәр сайлаучының үзе өчен уңайлы вакытта килеп тавыш бирү мөмкинлеге булды.
Ил тарихында сайлаулар беренче тапкыр өч көн дәвам итте. Барлык участоклар видеокүзәтү, видеофиксация белән күзәтелде. Блогерлар язылучыларын участоктагы мохит белән таныштырып барды.
Около минуты
18 марта 2024