Газета "Балтач таннары" I Башкортостан106 подписчиковПодписатьсяӨлкән яшьтәге хатын -кыз сугышчылар өчен җылы әйберләр83 яшьлек хатын-кыз МХОдагы якташлар өчен дистәләгән җылы әйберләр бәйли.Бәләбәй районы Акбасар авылыннан пенсионер Гөлсем Шәфикова махсус операциядә катнашучылар өчен җылы әйберләр бәйли. 83 яшьлек хатын-кыз кулыннан дистәләгән пар җылы әйберләр чыкты. "Мин үз әйберләремә җан салам. Ә солдатлар өчен аерым ярату хисе белән һәм саф йөрәктән бәйләдем. Һәр рәт белән бәйләм күзен алган саен мин егетләрне исән-сау өйгә кайтуларын сорыйм. Миңа беркем дә кушмады, мәҗбүр итмәде. Әгәр дә Без булмасак, кем? Яклаучыларыбыз үзләрен хәтерләгәннәрен, яратканнарын һәм өйдә көткәннәрен белсеннәр", - дип уртаклашты Гөлсем Шафикова. Аның уллары, онылары да армиядә хезмәт иткән, ә кечесе язгы чакырылышта хезмәткә барырга җыена.Өлкән апаларга дога укып, изге теләктә булганнары өчен якташлары рәхмәтле. Аларны кайгыртып хәстәрләп тоюларын ерак арада сизеп торалар.Около минуты14 марта 2024