106 подписчиков
Фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиевага допингны кем биргән?
Тарасова шул турында фикерен әйткән.
СССРның атказанган тренеры Татьяна Тарасова фикеренчә, фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиевага допингны бары тик тренеры гына биргән булырга мөмкин. Ул “Россия-1” телеканалы эфирында шулай дип белдергән.
“Бер генә спортчы да табиб кулыннан бернинди дә дару алмый. Аны бары тик тренер гына бирергә мөмкин. Башкача була алмый. Балалар мондый сәдәфне табибтан ничек алсын ди!? Тренерсыз бездә берни дә эшләнми”, – дигән ул.
Тарасова шулай ук: “Вәлиева урынында булсам, дисквалификациядән соң ярышларда катнашуны дәвам итәр идем”, – дигән. Ул спортчының алга таба нәрсә эшләргә җыенуын белмәвен әйткән.
Около минуты
14 марта 2024