107 подписчиков
Язмыш билгеләре турында ниләр беләсез?
Йорт номеры һәм хәрефләр нәрсәне аңлата?
Яшәү урынын үзгәртмичә генә язмышыңны ничек үзгәртергә? Саннар нәрсәне аңлата. Нумерологлар фикеренчә, алар кеше тормышына йогынты ясап, бәхетне куып җибәрергә, яисә, киресенчә, тартып та китерергә мөмкин. Белгечләр өйрәткәнчә, тормышыбызга йогынты ясардай төп санны билгеләү өчен йорт номерының барлык саннарын кушарга кирәк.
Номерда хәреф тә булса, нинди санга туры килүен белеп, шуны да кушарга. Бу болай була. “А” – 1гә туры килә, “Б” – 2гә, “В” – 3кә, “Г” – 4кә, “Д” – 5кә, “Е” – 6га, “Ё” – 7гә, “Ж” – 8гә, “З” – 9га. Аннан соң исәп яңадан башлана: “И” – тагын 1гә, “Й” – 2гә һ.б. Кыскасы, ахырда безнең бер сан килеп чыгачак. Менә шул яшәү урыныбыз турында сөйләп, үзебезгә һәм гаиләбезгә йогынты ясаячак та инде.
Около минуты
13 марта 2024