Найти в Дзене

Башкортстанда металл эшкәртү заводының бер цехына ут капкан...

Ни сәбәпле? Зыян күрүчеләр турында ниләр билгеле?
Бүген, 12 мартта, Салават шәһәрендә Индустриаль урамында янгын чыккан. Бу хакта Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.
Ведомствоның матбугат хезмәтендә ачыклаганча, металл эшкәртү буенча ике катлы завод бинасының бер цехының түбәсе янып киткән. Янгынны 200 квадрат метр мәйданда локальләштерү мөмкин булган, янгынның бинаның күрше секцияләренә таралуына юл куелмаган.
Сүндерү дәвам итә. Зыян күрүчеләр юк. Бу вакыйганың сәбәпләре һәм шартлары ачыклана, дип хәбәр иткән махсус хезмәт белгечләре.
Башкортстанда металл эшкәртү заводының бер цехына ут капкан... Ни сәбәпле? Зыян күрүчеләр турында ниләр билгеле? Бүген, 12 мартта, Салават шәһәрендә Индустриаль урамында янгын чыккан.
Около минуты