Найти тему

Изге айда чаралар үтә


Изге ай—Рамазан аенда күркәм дини чаралар үтә. Балтач районы буенча ифтар кичә булды.Балтач районы буенча ифтарга авыллардан дин әһелләре,Батырша исемендәге Иске Балтач җәмиг мәчетендә Башкортстан Республикасы мөфтие Айнур Биргалин, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, район авылларыннан дин әһелләре катнаштылар.Батырша исемендәге Иске Балтач җәмиг һәм "Үзәк" мәчетләрендә ахшам намазы укылды. Ураза тотучылар авыз ачып, кафеда ифтар мәҗлесендә катнашты.Башкортстан Республикасы мөфтие Айнур Биргалин диния нәзарәтенең Рәхмәт хатларын район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушевка, Башкортстан диния нәзарәтенең Балтач районындагы имам-мөхтәсибе Рәфис хәзрәт Муллагатдәргә һәм дини белем бирү укытучылары Җәмгыя Хәмәтова, Гүзәл Камалтдинова, Зөлфия Гарифуллинага тапшырды. Илгиз Субушев ифтар мәҗлесен үткәрүдә булышкан Илдус Фаюршинга район Хакимиятенең Рәхмәт хатын тапшырды. Башкортстан Республикасы мөфтие Айнур Биргалинның чыгыш ясады. Ифтарда катнашучылар аралашты, дога кылдылар.
Изге айда чаралар үтә  Изге ай—Рамазан аенда күркәм дини чаралар үтә. Балтач районы буенча ифтар кичә булды.
Около минуты