Найти тему

Уфада полиция подполковнигын җиде елга утыртканнар...

Ул үз кулы астындагыларны кредитлар алырга мәҗбүр иткән.
Бүлек башлыгы урынбасары Р. В. 2020 елдан башлап хезмәттәшләрен башына утырта. 150 мең сумнан 800 мең сумга кадәр кредитлар алырга мәҗбүр итә һәм кире кайтармый. Шундый юл белән ул барлыгы 5,5 миллион сум акча җыя. Полиция хезмәткәрләре үзләрен алдаганнарын аңлагач, төбәк эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать итә.
Тикшерүчеләр мошенникның өенә киләләр һәм анда сугыш патроннары табалар. Шартлаткычларны саклаганы һәм хезмәттәшләрен алдаганы өчен аны 7 елга гомуми режимлы колониягә хөкем итәләр һәм бөтен акчасын кире кайтарырга мәҗбүр итәләр — моның өчен аның мөлкәтен кулга алалар.
Кеше хакына кул сузма икән шул...
Уфада полиция подполковнигын җиде елга утыртканнар... Ул үз кулы астындагыларны кредитлар алырга мәҗбүр иткән. Бүлек башлыгы урынбасары Р. В. 2020 елдан башлап хезмәттәшләрен башына утырта.
Около минуты