Найти в Дзене

Уртак максат белән эшләгәндә


Элек-электән кеше рухи азыкка мохтаҗ булган. Дөнья малын кайгырту белән генә бер дә чикләнмәгәннәр. Матбугат күңел ихтыяҗы таләп иткән шул рухи азыкка кергәне билгеле.Чарадан Газим Талипов фотолары-сайтта. “Балтач таңнары” гәзите редакциясе хезмәткәрләре район почта бүлекчәләре начальниклары, хат таратучылар белән очрашты. Чараның асылы турында “Балтач таңнары” гәзите редакторы Рөстәм Вәлиев: “Район халкына урындагы мабугатны нәшер итү беренче эшнең башы булса, абунәчеләргә сез армый-талмый илтеп җиткерәсез.Мөһим эшне без бергәләшеп башкарабыз. Төпкел авылларга кадәр гәзит-журналларны гына түгел, кирәк-ярак, азык-төлекне дә алып барасыз. Пенсия таратучыларны һәр өйдә ихлас көтәләр. Рәхмәт сезгә”,—диде. Бөре почтамты начальнигы Данис Гыйльфанов: “Монда үз эшен яратып башкарган кешеләр. Төрле районнарда хәл төрлечә ул. Кайчак аз көч белән зур эшләрне башкарырга туры килә. Ышанычлы хезмәткәлр биредә”,-дип үз фикерен җиткерде.
Уртак максат белән эшләгәндә  Элек-электән кеше рухи азыкка мохтаҗ булган. Дөнья малын кайгырту белән генә бер дә чикләнмәгәннәр. Матбугат күңел ихтыяҗы таләп иткән шул рухи азыкка кергәне билгеле.
Около минуты