108 подписчиков
Тывада ТЭЦ ни сәбәпле шартлаган?
Моның сәбәбен әйткәннәр – зыян күрүчеләр саны 23кә җиткән...
Тывада Шагонар шәһәре ТЭЦының өч катлы бинасында янгын чыгуның башлангыч сәбәбе – ташкүмер тузаны шартлау. Бу хакта “РИА Новости” ашыгыч хезмәтләр вәкиле мәгълүматларына таянып яза. “Мәскәү вакыты белән 04 сәгать 42 минутта үзәк котельняның өч катлы бинасында ягулык бүлмәсендә ташкүмер тузаны шартлау һәм 50 квадрат метр мәйданда янгын чыгу турында хәбәр алынды”, – дип сөйләп үткән агентлык хәбәрчесенең әңгәмәдәше. Сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Алексей Кузнецов хәбәр иткәнчә, ТЭЦта зыян күрүчеләр саны 23кә җиткән. 15 кеше хастаханәгә озатылган, 6сы – авыр хәлдә.
Около минуты
7 марта 2024