106 подписчиков
Мошенниклар Радий Хәбиров исеменнән хәбәрләр җибәрә башлаганнар
Республика башлыгы халыкны уяу булырга чакырган.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр иткәнчә, аның исеменнән мошенниклар хәбәрләр җибәрә. Ул республика халкын уяу булырга һәм мәгълүматны яңадан тикшерергә чакырган.
Хәтергә төшерәбез, мошенниклар элек инде хезмәт һәм социаль яклау, спорт һәм сәламәтлек саклау министрлары исеменнән эш иткән булган. Алар учреждение хезмәткәрләренә ведомство җитәкчеләре исеменнән ведомствоның иминлек хезмәтендә хезмәт хакларын исәпләү буенча сораулар барлыкка килүе турында хәбәрләр җибәргәннәр. Соңрак кешеләр белән башка кеше элемтәгә керә һәм акчаларын «имин счетларга» күчерергә һәм акчаны саклап калу өчен кредитлар алырга күндерә.
Мондый ялган шалтыратуларга ышанып эш итмәгез! Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз! Уяу булыгыз!
Около минуты
6 марта 2024