Найти в Дзене

Химиясез яшелчә һәм җиләк үстерүче бакчачыдан киңәшләр

Айдар Закиров ел саен шушы кагыйдәләрне үти һәм мул уңыш ала икән.
Кыяр үсентесе стаканда 20 көннән артык тормаска тиеш. Аннан ул картая башлый, уңышы аз булачак. Помидорны 60 көннән соңга калмый утыртыгыз.
Карбыз озак үсә, шуңа күрә үсентесен – апрельдә, ә кавынны соңрак та утыртырга мөмкин.
Үсенте сатып алганда, бакчагамы, теплицагамы – кая утыртачагыгызны әйтегез. Чөнки сортлар килешмәскә мөмкин.
Теплица тәрәзләрен ачып, җилләтеп торыгыз. Дым саклансын өчен сулы мичкә торсын. Әгәр 3 көн буе тәрәзәне ачмый, 35–40 градус эссе сакланса, нинди сорт булуга карамастан, кыяр–помидор яки башкасы серкәләнмәячәк, чәчәк атып коячак. Көндез уртача 20–25 градус, төнлә 16 градус җылы булса әйбәт.
Суны кыярларга көн саен, помидорга өч көнгә бер сибәргә.
Химиясез яшелчә һәм җиләк үстерүче бакчачыдан киңәшләр Айдар Закиров ел саен шушы кагыйдәләрне үти һәм мул уңыш ала икән. Кыяр үсентесе стаканда 20 көннән артык тормаска тиеш.
Около минуты