107 подписчиков
Каен бөресенең файдасын беләсезме?
Аны ничек кулланалар?
Каен бөресен иртә язда - агачларда сут активлашкан вакытта (март урталарында, кайбер якларда - азагында) - җыярга кирәк. Бу вакытта бөреләр сумалалы һәм исле, тик әле ачылып җитмәгән - димәк, иң уңайлы вакыт. Иртәрәк өзгәндә дә файдалы матдәләре аз булачак, соңга калырга да ярамый.
Үз вакытында җыелган бөредә эфир майлары, С витамины, каротин, алколоидлар, май кислоталары бар, микроэлементлар күп. Файдалы үзенчәлекләреннән җилсенүгә каршы торучанлыгын һәм бактерияләргә каршы көрәшүдә нәтиҗәлелеген билгеләргә кирәк. Каен бөресеннән төнәтмә бөреләр ашказаны-эчәк юлы эшчәнлеген җайга салуга булышлык итә, бавыр, бәвел куыгы чирләреннән, ревматизм, подагра булганда нәтиҗәле ярдәм итә. Составында флавоноидлар, эфир майлары булганлыктан, аны бәвел һәм үт кудыручы чара итеп тә файдаланырга мөмкин.
Около минуты
12 марта 2024