Газета "Балтач таннары" I Башкортостан107 подписчиковПодписатьсяТырыш водительгә хөрмәт йөзеннәнБалтач ДРСУда Иске Балтач авылында яшәүче Ильяс Сәетгалиев 25 елдан артык шофер булып эшли.Камил эше,зур эш стажы, һөнәренә һәм ДРСУга тугрылыгы, намуслы хезмәте өчен Ильяс Глимханович Русия Федерациясе Транспорт министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Тантаналы шартларда, Башкортстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе вакытында, якташыбызга бүләкне министр Александр Клебанов тапшырды. Ильяс Глимханович, хезмәттәге иптәшләре сүзләренчә, югары профессионализм, җаваплылык һәм шәхси тыйнаклык белән аерылып тора. Характеры буенча аралашучан, ул үзенең осталыгын яшь белгечләргә тапшыра, алар өчен үрнәк булып тора. Юл ремонт-төзелеш идарәсендә эшләгәндә юл хәрәкәте хәвефсезлеге техникасы һәм хезмәт дисциплинасы кагыйдәләрен тиешенчә үти .Около минуты4 марта 2024