Найти в Дзене

Ирек Шәйнуров соңгы көненә кадәр хәрби антына тугры калды...

Көндәшле авылында МХО зонасында батырларча һәлак булган ир-егетне соңгы юлга озаттылар.
Хушлашу митингында катнашкан Балтач һәм Тәтешле районнары хәрби комиссары Ансар Арсланов егерме сигез яшьлек Ирек Мөнир улы Шәйнуровның әтисе МөнирШәмсехәмәт улына Ирек Мөнир улының “Батырлык” орденын тапшырды (һәлак булганнан соң). Һәм Шәйнуровлар гаиләсе икенче улын МХОда югалтуын белдереп, безнең сугышчыларның (хәрбиләрнең) алгы сызыкта үз-үзләрен аямый көрәшүләрен билгеләде.
— Без якташыбызны югалттык. Ирек Мөнир улы тыныч тормыш хакына башын салды. Ул безнең районда яшәүчеләр өчен горурлык булды һәм шулай булып калачак, —диде район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев һәм барлык райондашлар исеменнән Шәйнуровларның олы кайгысын уртаклашты.
Көндәшле авыл биләмәсе башлыгы Флюр Акберов, урындагы ветераннар советы рәисе Фәйзелгаян Нәртдинов егетне, ул тәрбияләнгән гаиләне тик яхшы яктан искә алды.
Ирек Шәйнуров соңгы көненә кадәр хәрби антына тугры калды... Көндәшле авылында МХО зонасында батырларча һәлак булган ир-егетне соңгы юлга озаттылар.
Около минуты