107 подписчиков
Украинадагы конфликтны туктату планы турында ишеткән идегезме?
Бу хакта Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан әйткән. Нәрсә дигән соң ул?
Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан 6 мартта Флорида штатында АКШның элекке президенты Дональд Трампның Мар-а-Лаго утарына сәфәр кылган.
Орбан Венгриянең М1 телеканалы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән, дип яза “ТАСС”. “Аның бу конфликтны туктауга бәйле әйбәт кенә планнары бар, әмма әлеге планнарның асылын сөйләп бирергә вәкаләтле түгелмен”, – дигән Венгрия Хөкүмәте башлыгы. Моннан тыш, Орбан әйтүенчә, Трамп янә президент вазифасына сайланса, Кушма Штатларның конфликтны дәвам итү өчен Украинага акча бирүен хупламаячак. Сүз уңаеннан, Орбанның Трамп белән өченче тапкыр очрашуы булган бу. Шул ук вакытта Венгрия Премьер-министры Американың бүгенге президенты Джо Байден белән әле бер тапкыр да очрашмаган.
Около минуты
11 марта 2024