107 подписчиков
Әни кеше ике баласы белән һәлак булган...
«Бернигә карамый ут эченә чапты»... ди шаһитләр.
Красноярск краеның Большеулуйский районында янгында әни кеше һәм аның 2 баласы һәлак булган. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән “Комсомольская правда” яза.
Якынча белешмә буенча, 35 яшьлек хатын балаларын калдырып, эшләр эшләргә өйдән чыгып китә. Ул 4 яшьлек кызы белән 3 яшьлек улын ялгызы үстерә. Балаларын калдырырга кеше булмый.
Әни кеше, өйдә янгын булуын белеп алгач, балаларын коткарыр өчен, бернигә дә карамый, ут эченә кереп китә. Ләкин, кызганычка, ул кире чыга алмый.
Янгын сүндерүчеләр хәрабәләрне актарганда, 3 мәет таба. Алар агуланган һәм пешкән. Җинаять эше ачылган. Янгын сәбәпләрен белгечләр билгеләячәк. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.
Около минуты
11 марта 2024