743 подписчика
Кайбычта шәҗәрәләр фестиваленең муниципаль этабы узды
Татарстанның архив эшләре буенча дәүләт комитеты алты ел элек республикабыз гаиләләре арасында «Без тарихта эзлебез» дип исемләнгән шәҗәрәләр фестивале үткәрә башлады. А
Аның быелгысы Россиядә игълан ителгән Гаилә елы кысаларында уза.
Район мәдәният йортында үткәрелгән бәйгедә Олы Кайбыч авылыннан Нигъмәтуллиннар, Бортастан Биктимеровлар-Насыйбуллиннар, Федоровскоедан Ковалевлар-Поляковлар гаиләләре катнашты. Алар милли гаилә ризыклары күргәзмәсен тәкъдим итте. Концерт номерын һәм шәҗәрә презентациясен үз эченә алган «Таныш булыгыз, минем гаиләм, минем нәселем!» визит карточкасын күрсәтте. Шәҗәрә ясау һәм анда гаилә династиясен тасвирлау, кадерле һәм истәлекле ядкәрләр турындагы материаллар, альбомнар булу да — бәйгенең шарты иде.
Фестивальдә катнашучыларның чыгышын Казан дәүләт мәдәният институтының югары сәнгать факультеты өлкән укытучысы Александр Козлов, әлеге институтның театр, кино һәм телевидение факультеты вәкиле Арина Александрова, ТР Дәүләт архивы директоры урынбасары Людмила Кузнецова бәяләде.
Нәтиҗәдә, Нигъмәтуллиннар гаиләсе фестивальнең район этабы җиңүчесе булды һәм зона турында катнашу хокукын алды. Биктимеровлар-Насыйбуллиннар — икенче, Ковалевлар-Поляковлар өченче урында. Аларга район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев рәхмәтен җиткерде, барысына дипломнар һәм акчалата сертификатлар тапшырды.
1 минута
26 февраля 2024