107 подписчиков
Салават әйтү бәндәләргә нинди җиңеллек тудыра?
Динебез Исламда кушалганнарны үтәп яшибезме?
Пәйгамбәребезгә салләл-лаһү галәйһи вә сәлләм салават әйтергә кушып, Аллаһы Тәгалә безгә җиңеллек, өстенлек булдыра. Ишеткән кеше ишетмәгәнгә җиткерсә – изге бурычын үтәр, тагын да әҗерлерәк булыр.
Фазыйләтле салаватның берсе – «Әллаһүммә салли гәләә Мүхәммәдин үә гәлә әәли Мүхәммәдин үә сәллим» дию. Тик әйтүче кеше бу салаватларны әйткәндә, «салли» сүзендә басымны «а» авазына куя күрсен, алай-болай «салли» дигәндә басымны «и» авазына куйса, бик олы көферлек кылуы бар!
Аллаһы Тәгалә шулай безгә хәлебездән килгәнчә салават әйтүне, Мөхәммәднең салләл-лаһү галәйһи вә сәлләм исеме искә алынганда аңа хәер-догада булуны насыйп әйләсен! Дәһшәтле Кыямәт көнендә иман әһелләренә вәгъдә ителгән Пәйгамбәребез салләл-лаһү галәйһи вә сәлләм шәфәгатенә ирешүләрне җиңеллек белән насыйп әйләсен!
Около минуты
22 февраля 2024