639 подписчиков
Кайбыч районы башлыгы дзюдо секциясе эшчәнлеге белән танышты
Районда ТР Дзюдо федерациясе һәм район җитәкчелеге тарафыннан оештырылган дзюдо секциясе узган елның көзендә ачылган иде. Анда дүрт яшьтән ундүрт яшькә кадәрге балалар шөгыльләнә. Тренерлары — спорт мастерына кандидат Булат Галимов эшли.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында узучы дзюдо секциясе эшчәнлеге белән даими кызыксына. Ул тренердан ничә бала йөрүе, дзюдо буенча күнегүләрнең атнага ничә тапкыр үткәрелүе белән кызыксынды, секция эшчәнлегенә төрле яклап ярдәм итәчәген белдерде.
Тренер Булат Галимов әйтеп узганча, хәзерге вакытта биредә, ике төркемгә бүленеп, кырык бала йөри. Күнегүләр атнага өч тапкыр үткәрелә. Кечерәк төркемдәгеләр — бер, олыраклар сәгать ярым шөгыльәнә.
— Алты ай эчендә балалар күп нәрсәгә өйрәнде инде. Зуррак малайлар көрәш алымнарына тизрәк өйрәнә. Кечерәк төркемдә кызлар да бар,- диде тренер.
Около минуты
28 февраля 2024