Газета "Балтач таннары" I Башкортостан106 подписчиковПодписаться«Бәби мунчасы йоласы» чарасы уздыБигелде авылында Гаилә елына багышланган «Бәби мунчасы йоласы» чара, узды.Һәр мишәр авылында бала туганда үз гореф-гадәтләре һәм традицияләре бар. Бу традицияләрне яңарттык һәм тамашачыларга кендек әбисе бала табучыга мунчада сабыйны юып алырга ярдәм иткән йоланың бер өлешен күрсәттек. Традиция буенча, бала тапканнан соң беренче көннәрдә Бала табучыга туганнары, күршеләре килә. Кичә туганнары ролендә Түбән Карыш авылыннан кунаклар килде, алар аны котладылар, сәламәтлеге турында белделәр, киңәшләр бирделәр, әнигә һәм балага сыйлар, бүләкләр китерделәр. Түбән карышлылар шулай ук үз авылларының гореф-гадәтләрен үткәргәннәр. Аларда хатын-кызлар күбрәк сыйланган саен, яңа туган баланың әнисе күбрәк сөт алачак дип саналган. Чара концерт номерлары белән үрелеп барды, анда җырлар, такмаклар һәм бишек җырлары башкарылды.Около минуты28 февраля 2024