106 подписчиков
10 яшьлек баланың саксызлык белән онытып калдырылган корал гомерен өзгән...
Ул “Ашыгыч ярдәм” машинасында һәлак булган...
Баланың үлү очрагы буенча җинаять эше кузгатылган. Приморьеда 10 яшьлек бала игътибарсыз калдырылган коралдан һәлак булган. Бу хакта “RT” төбәк прокуратурасы мәгълүматларына таянып хәбәр итә, дип яза ВТ үзенең сайтында. Күзәтчелек ведомствосыннан хәбәр ителгәнчә, көндез малай әтисе белән Дальнегорск урманына барган. Әтисе урман йортына кереп киткәч, малай кулына килеп эләккән корал атып җибәргән. Баланың күкрәк читлеге җәрәхәтләнгән. Ул “Ашыгыч ярдәм” машинасында һәлак булган. “Саксызлык белән үлемгә китерү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.
Около минуты
27 февраля 2024