Найти тему

Казанда зур ЧП!?.

Укучы кыз мәктәп тәрәзәсеннән сикергән... Үзе соң, үзе? Исәнме?
Социаль челтәрләрдә Мирный бистәсендәге 129нчы мәктәптә 8нче сыйныф укучысының өченче каттан сикерүе хакында мәгълүмат пәйда булган. Казан мәктәбендәге гадәттән тыш хәл турында мәгълүматны чыганак KazanFirst басмасына раслаган. Чыганак мәгълүматлары буенча, бала исән. Хәзер урында хокук саклау органнары вәкилләре һәм ашыгыч ярдәм медиклары эшли. Бу хәлнең сәбәбе һәм нечкәлекләре ачыклана. Кайбер мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, мәктәп укучысы сыйныфташы белән талашканнан соң тәрәзәдән сикергән.
Казанда зур ЧП!?. Укучы кыз мәктәп тәрәзәсеннән сикергән...  Үзе соң, үзе? Исәнме?
Около минуты