Найти тему
637 подписчиков

Кайбычта “Россиянең чаңгы юллары” Бөтенроссия массакүләм спорт бәйрәме үтте

Бүген район үзәгендәге “Имәнлек” паркында урнашкан чаңгы базасында “Россия чаңгы юллары – 2024” массакүләм чаңгы ярышы узды. Быелгы ярыш Кайбычта игълан ителгән Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре елына багышланган иде. Анда оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, пенсия яшендәгеләр, гаиләләр, Олы Кайбыч мәктәбе укучылары катнашты.
Спорт бәйрәмендә катнашучыларны башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров сәламләде, чаңгычыларга уңышлар теләде.
“Форпост” үзәге җитәкчесе Юрий Михайлов ярыш тәртибен аңлаткач, стартка, беренче булып, оешма-предприятиеләрдә эшләүче ир-егетләр басты. Нәтиҗәдә, янгын сүндерү часте начальнигы Дамир Ибраһимов финиш сызыгын беренче булып үтте. Спорт мәктәбеннән Илнур Әхмәтшин – икенче, Айдар Мөхетдинов – өченче урында.
Хатын-кызлар арасында балалар сәнгать мәктәбе педагогы Гөлнара Хәялиевага тиңнәр булмады. Лилия Галиуллина белән Светлана Зиадиева икенче-өченче урыннарны бүлеште.
Пенсия яшендәгеләр дә сынатмады. Олы Кайбычтан Фаил Шаһивәлиев җиңүгә иреште. Марс Нигъмәтҗанов – икенче, 85 яшьлек Альберт ага Ярхәмов өченче урында. Хатын-кызлардан Дамирә Шаһивәлиева берничә ел инде беренчелекне кулыннан ычкындырмый. Икенче- өченче урыннарда - Гүзәл Сәлахетдинова һәм Венера Сафиуллина.
Спорт бәйрәмендә спорт яратучы Дамирә, Фаил Шаһивәлиевлар, Гөлсем, Фәнил Гарәфетдиновлар, Алинә, Фидаил Хәйретдиновлар, Альбина, Илнур Әхмәтовлар, Энҗе, Ранил Мингалиевлар, Лилия, Рушан Гыйниятовлар, Ильяс Галиуллиннар гаиләләре дә катнашты.
-Бәйгедә Ильяс Галиуллинның улы, мәктәп укучысы Азамат та чаңгыга басты. Ул, Дамир Ибраһимовтан беразга гына арткарак калып, финишка икенче булып килде. Аңа бүләк мәктәптә укучыларны бүләкләгәндә тапшырылачак, - диде Юрий Михайлов.
Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Альбина Әхмәтова өчен бүген икеләтә бәйрәм, аның бүген гомер бәйрәме дә.
Призлы урыннарны яулаучыларга дипломнар, медальләрне Алексей Макаров тапшырды.
Соңыннан, Олы Кайбыч мәктәбе укучылары чаңгы юлына басты. Ярышларда катнашучыларны Олы Кайбыч урта мәктәбе ашханәсе пешекчеләре Сиринә Галиева һәм Гөлназ Салаватуллина тәмле ботка һәм кайнар чәй белән сыйлады.
“Россиянең чаңгы юллары – 2024” чаңгы ярышлы авыл җирлекләрендә дә үтте.
Кайбычта “Россиянең чаңгы юллары” Бөтенроссия массакүләм спорт бәйрәме үтте Бүген район үзәгендәге “Имәнлек” паркында урнашкан чаңгы базасында “Россия чаңгы юллары – 2024” массакүләм чаңгы ярышы узды.
02:20
1 минута