106 подписчиков
Югары Янактай авылы халкы хәл итәсе проблеманы сайлады
Быел алар Урындагы башлангычларны яклау программасында катнашачаклар.
Алдан үткәрелгән җыелышта авылда яшәгән төрле яшьтәге 56 кеше катнашты. Алар арасында пенсия яшендәгеләр дә, вахта ысулы белән чит тарафларга йөреп эшләүчеләр дә, авыл интеллигенциясе вәкилләре дә бар иде.
Програманың Положениесенә кертелгән үзгәрешләр авыл кешесенә җиткерелеп бара. Бу максатчан проектның халык хәстәрлеген уйлап тормышка ашырылганлыгын аңлап, югары янактайлылар быел анда катнашырга теләк белдерделәр, хәл итәсе проблемаларны барладылар. Алар авылда берничә. Балалар мәйданчыгы төзү, төзекләндерелгән клуб бинасы тирәсен тәртипкә китерү, Бөек Ватан сугышы фронтларында һәм тыныч тормышта арабыздан киткән ветераннар истәлеген мәңгеләштерү. Авылда андый истәлекле урын — обелиск бар. Халык аны яңа клуб бинасы янында яңартып эшләү яклы. Башлангыч җыелышта иң күп тавыш җыйган хәл итәсе проблема итеп төзелеш материаллары сатып алып авылда яңа обелиск урнаштыру билгеләнде.
Около минуты
9 февраля 2024