Найти тему

Уфада ни өчен Уфа фән һәм технология университетының 1500 студентын эвакуацияләгәннәр?

Уфа фән һәм технология университеты территориясендә чүп-чар яну аркасында 1,5 мең студент эвакуацияләнгән.
Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматлары буенча, университетның ике уку корпусы арасында 10 квадрат метр мәйданда чүп-чар янган. Көчле җил аркасында ачы төтен корпусларның берсенә эләгә. Ачы ис аркасында студентларны ашыгыч рәвештә эвакуацияләгәннәр.
Ут инде сүндерелгән. Янгында зыян күрүчеләр юк.
Уфада ни өчен Уфа фән һәм технология университетының 1500 студентын эвакуацияләгәннәр? Уфа фән һәм технология университеты территориясендә чүп-чар яну  аркасында 1,5 мең студент эвакуацияләнгән.
Около минуты