Газета "Балтач таннары" I Башкортостан107 подписчиковПодписатьсяЧираты белән юллар агылаМХО зонасында батыр якташларыбыз булмышына багышланган концерт үтте.Башкортстан Республикасының атказанган артисты Рәмил Бадамшин МХО зонасында батыр якташларыбыз булмышына багышланган концерты белән Балтачта чыгыш ясады. Концертта ү автор-бард үзе иҗат иткән һәм ватанпәрвәрлек темасына башка авторларның җырларын башкарды. Башкортстаннан мобилизацияләнгән якташларыбызның видеосюжетлар, фотосурәтләрен күреп була иде бу көнне. Ерак тарафларда батырларча ир сүзен әйткән якташларга сәламне җиткерергә форсат булды—теләгән һәркем махсус тартмага хат-теләкләрен язып сала алды. Залда утыручылар белән видеосәламне дә яздырып алды җырчы. Ул үтә еш МХОда катнашканнар янына бара, чыгыш ясый. Билгеле, аларга туган як сәламен күрү, тою бик мөһим. Рәмил Бадамшин теләп бу сәламне илтеп җиткерә.Район Хакимиятенең Рәхмәт хатын район мәдәният бүлеге начальнигы Дамир Хәмәтов җиткерде. Ватанпәрвәрлек рухындагы мондый очрашулар бик кирәкле булуын сызык өстенә алды ул.Около минуты9 февраля 2024