106 подписчиков
Башкортстанга күрше төбәктә авылда ананас белән папайя үстерүче яши
Җәүдәт Юсупов: «Аларның бер мәшәкате дә юк».
Кукмара районының Зур Сәрдек авылында яшәүче 70 яшьлек Җәүдәт Юсупов бер ел элек папайя үстерә башлаган. Җимешләрен көзгә өлегерер дип көтә. Ә менә ананас, мандарин, лимонын тәмләп караган инде. Авызыгыздан сулар килдеме? Тропик җимешләр үстерүнең сере нинди икән? Көньяк җимешләр үстереп карау – заманында 34 ел агроном булып эшәгән Җәүдәт абыйның күптәнге хыялы. Җирнең бар нечкәлекләрен белә бит ул. Нигә әле тәҗрибә үткәреп карамаска? Тик кайчандыр үз бакчасы экзотикага әйләнер дип башына да китермәгән. Ә бит барысы да ананастан башланган. Башта туганы биргән үсентене тәрәзә төбендә үстереп караган. Була икән бит!
Около минуты
8 февраля 2024