Найти в Дзене
233 подписчика

«Әкият» татар дәүләт курчак театры артисты Юрий Чуктиев белән интервьюдан өзек👇


Драма театры белән чагыштырганда, курчак театры бераз уңайсызрактыр. Әмма драма театрында сәхнә буенча биеп, җырлап йөрергә кирәк, без күбрәк ширма артында. Хәзер алга таба барабыз, курчак театрында да ширма артыннан чыга башладык.

Без төрле образлар уйныйбыз. Кеше образлары да бар бездә, әмма әкиятләр булгач, балалар күбрәк хайваннарны: этләр, мәчеләр ярата бит. Шуңа күрә хайван образлары ешрак очрый. Әкиятне куяр алдыннан ук режиссер рольләрне бүлә. Кайберәүләр гел кеше образын уйный, хайван образларын уйнаучылар да җитәрлек. Дөресен генә әйткәндә, без универсаль актерлар, бөтенесен уйный алабыз.
«Әкият» татар дәүләт курчак театры артисты Юрий Чуктиев белән интервьюдан өзек👇  Драма театры белән чагыштырганда, курчак театры бераз уңайсызрактыр.
Около минуты