106 подписчиков
Уразай авылы халкы МХОдагы якташларына тушенкалар әзерләде
Бу изге эшкә Уразай мәктәбе коллективы кушылды.
Уразай авылы мәктәбе хезмәткәрләре махсус операциядә катнашучылар өчен 48 банка тушенка ясадылар. Тушенка әзерләү өчен итне шәхси эшкуар Рөстәм Дильмиев бирде. Банкадагы аш солдатларга өй ризыгы, җылы гаилә учагы тәмен хәтерләтәчәк. Сугышчылар үзләренең ялгыз түгеллеген, якыннарының, якташларының, бөтен илнең аларга ярдәм итүен белсеннәр!
Балтач районы авылларында Үзебезнекеләргә ярдәм чаралары киң колач ала.
Около минуты
7 февраля 2024