Газета "Балтач таннары" I Башкортостан107 подписчиковПодписатьсяБашкортстанның беренче президентына һәйкәл ачылдыТантаналы рәвештә Уфада Мортаза Рәхимовка һәйкәл ачылды. Ул Башҡортостан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтай һәм республика хөкүмәте биналары арасында куелды.Тантаналы чарала Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Татарстан рәисе Рөстәм Миңлеханов һәм тәүге президенттың хәләл җефете Луиза Рәхимова катнаштылар.Һәйкәлне , Совет мәйданындагы Миңлегале Шәйморатов һәйкәле авторы, скульптор Салават Щербаков эшләгән.Радий Хәбиров чыгышында Мортаза Гобәйдулла улының бар гомерен республикага һәм аның халкына хезмәт итүгә багышлануын билгеләде. Беренче президентка ил тарихындагы иң катлаулы чорда Башкортстан белән идарә итергә туры килде. Аның көче, тәҗрибәсе һәм һөнәри осталыгы белән республика гади булмаган сынауларны лаеклы үтте. Тулырак—сайтта. Фото: Олег Яровиков.Около минуты7 февраля 2024