644 подписчика
Кайбычта “Россиянең чаңгы юллары” ярышы уза
Бу атнаның шимбәсе – 10 февральдә Олы Кайбычтагы “Имәнлек” паркындагы чаңгы базасында “Россиянең чаңгы юллары” дип исемләнгән массакүләм спорт ярышына старт бирелә. Ярышта катнашучыларны һәр елдагыча ботка һәм кайнар чәй белән сыйлаячаклар.
Әлеге Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы 1982 елдан бирле үткәрелә. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова хәбәр иткәнчә, ярыш 9:00 сәгатьтә башлана. Анда оешмалар хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, спортның чаңгы төрен яратучы пенсионерлар, гаиләләр катнашачак. Сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларның барысын да ярышларга чакырабыз!
Около минуты
7 февраля 2024